news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков Россия Президенты белән туры линиягә әзерлек хакында сөйләде

Быел Россия Президенты Владимир Путин белән туры линия оештырылачак, аңа әзерлек бара инде. Бу хакта ТАСС агентлыгы дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песковка сылтама белән хәбәр итә.

«Безнең планда туры линия үткәрү нияте чыннан да бар, тик аның датасы билгеле түгел әле. Шулай да аңа әзерлек эшләре бара», - дип искәртте ул.

Песков билгеләп үткәнчә, туры линияне вакыты буенча Президентның Федераль Җыенга Юлламасы белән бергә үткәрү бик җиңел, шунлыктан бернинди проблема тумаячак. Дәүләт башлыгының матбугат секретаре чараның икенчесе кайчан узачагын әйтмәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100