news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песков: Путин Трамп белән сөйләшүгә әзер, сигнал көтәбез

Россия Президенты Владимир Путин Америка хезммәттәше Дональд Трамп белән әңгәмәгә әзер. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков белдерде, шул ук вакытта массакүләм мәгълүмат чараларын күрәзәчелек белән шөгыльләнмәскә чакырды.

«Путин әзер, без сигнал көтәбез, барысы да әзер. Шуңа күрә монда күрәзәчелек итү кыен. Әгәр берәр нәрсә булса, без сезгә хәбәр итәчәкбез», - диде Россия дәүләте башлыгының матбугат сәркатибе. (ТАСС цитатасы)

news_right_1
news_right_2
news_bot