news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков: Путин Ижевск мәктәбенә һөҗүмнән соң барлык кирәкле йөкләмәләрне бирде

Россия Президенты Владимир Путин Ижевскидагы мәктәпкә һөҗүмнән соң төбәк һәм федераль хакимиятләргә барлык кирәкле йөкләмәләрне бирде, ул кешеләрнең фаҗигале үлеме белән бәйле хәлгә бик нык кайгыра. Бу хакта Россия лидерының матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Президент Путин төбәк (Удмуртия — Т-и иск.) җитәкчесе Александр Бречалов, вице-премьер Татьяна Голикова, сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, мәгариф министры Сергей Кравцов белән телефоннан сөйләшүләр үткәрде инде, Кравцов хәзерге вакытта Ижевскига бара», — дип сөйләде Кремль вәкиле. Аның сүзләренчә, социаль мөһим мәсьәләләр урында хәл ителәчәк.

«Президент бу фаҗигадә якыннарын, балаларын югалтканнарның барысының да кайгысын уртаклаша һәм бу рәхимсез террорчылык акты нәтиҗәсендә яраланучыларның сәламәтләнүен тели», – дип яза Кремльнең матбугат хезмәте дәүләт башлыгының матбугат секретаре сүзләрен.

Песков шулай ук Россия мәктәпләрендәге куркынычсызлык чараларының нәтиҗәлелеген әлеге фаҗигане исәпкә алып анализларга кирәк булуына да басым ясады. «Хәзер без андый бәя бирә алмыйбыз. Һичшиксез, бу мәгълүмат гомумиләштерелә, куркынычсызлык кагыйдәләре һәм нормалары гамәлгә кертелде», – диде ул.

Бүген иртән Ижевскиның 88нче мәктәбендә укып чыккан егет анда атыш оештырды һәм үз-үзенә кул салды. Һөҗүм нәтиҗәсендә 13 кеше үлде, алар исәбенә җиде балигъ булмаган бала да керә. Тагын 14 бала һәм җиде олы кеше җәрәхәтләр алган. Удмуртия Республикасында 29 сентябрьгә кадәр матәм игълан ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100