Песков: Путин Хөкүмәтнең ковидка каршы көрәш буенча яңа планын кабул итте
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин төбәкләрдә Covid-19 инфекциясенә тест ясау күләмен арттырырга өндәде.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәтнең Covid-19 инфекциясенә каршы көрәш буенча яңа планын кабул итте.
«Планга килгәндә, әлбәттә, ул дәүләт башлыгына җиткерелгән, ул танышты. Хөкүмәт эшли», — диде Россия лидерының матбугат секртетаре Дмитрий Песков журналистларның соравына җавап биреп. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Хөкүмәтнең «омикрон» штаммы таралуны исәпкә алып ковидка каршы көрәшнең яңа планын эшләвен әйтте, шулай ук төбәкләрдә Covid-19 инфекциясенә тест ясау күләмен арттырырга өндәде.