news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков Путин һәм Цзиньпин сөйләшүләренең беренче көнен «җитди сөйләшү» дип бәяләде

Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков Россия Президенты Владимир Путин һәм Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин сөйләшүләренең беренче көнен «җитди сөйләшү» һәм «шартларларга бәйле рәвештә фикерләр алмашу» дип атады. Аның сүзләренчә, шул исәптән илләр лидерлары Кытайның Украина конфликтыны хәл итү буенча тынычлык планы турында фикер алышкан.

Песков, «ике дәүләт башлыгының матбугатка белдерүләрен» көтәргә киңәш итеп, детальләргә ачыклык кертүдән баш тарткан. Ул шулай ук Си Цзиньпинның Путинны Кытайга чакыруына президент җавабы турында әйтә алмаган.

Шул ук вакытта Украина кризисын җайга салу буенча Кытайның тынычлык планы турында яклар һичшиксез фикер алышты, дип раслады Кремль вәкиле. «Аларның бу турыда сөйләшүе шиксез, чөнки алар ул турыда сөйләшәчәкләрен әйтте. Хәтерләсәгез, кичә бу турыда Путин әйтте. Бәяләмәләр биреп тормыйм, матбугат чараларына белдерүләр көтәбез», – дип китерә аның сүзләрен «РИА Новости».

Исегезгә төшерәбез, Кытай Республикасы Рәисе Мәскәүгә кичә килде. Беренче көнне аның Путин белән 4,5 сәгать дәвам иткән рәсми булмаган очрашуы булды. Рәсми сөйләшү бүген 15.00 сәгатьтә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100