news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков махсус хәрби операция турында: Россия үз эшен ахырына җиткерергә тиеш

Кремльдә, махсус хәрби операция турында сөйләгәндә, Россиянең үз эшен ахырына кадәр җиткерергә тиеш булуын белдерделәр. Чөнки башка альтернатива юк. Бу хакта президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков «Мәскәү.Кремль.Путин» тапшыруына биргән интервьюсында әйтте. Комментарийның бер өлеше журналист Павел Зарубинның Телеграмдагы каналында басылып чыкты. «Российская газета» шул турыда яза.

Аерым алганда, журналист Белгород өлкәсенә даими һөҗүмнең Европада хөкем ителмәве белән кызыксына.

Песков искәрткәнчә, күп еллар дәвамында Донбассны бомбага тотуны күрмәгән шул ук кешеләр Көнбатышта дәшми калуны дәвам итә.

«Безгә үз эшебезне белергә, үз эшебезне башкарырга һәм үз эшебезне ахырына кадәр эшләп бетерергә кирәк. Безнең башка альтернатива юк», - диде Кремль вәкиле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100