news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков көзге чакырылышның 1 ноябрьгә күчерелүен аңлатты

Көзге чакырылышны 1 октябрьдән 1 ноябрьгә күчерү турындагы карар хәрби комиссариатларга йөкләнеш зур булуга бәйле. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Өлешчә мобилизация белән бәйле рәвештә хәзер хәрби комиссариатларга йөкләнеш зур. Шуңа күрә бу карар кабул ителде. Ул мобилизацияләнгән һәм хәрби хезмәткә чакырылучылар агымын таратырга мөмкинлек бирәчәк», - дип аңлатты дәүләт башлыгы матбугат сәркатибе.

  • Кичә көзге чакырылыш турындагы Указны РФ Президенты Владимир Путин имзалады. 1 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр армиягә 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге 120 мең кешене чакыру күздә тотыла.
  • Россия лидеры илдә өлешчә мобилизацияне 21 сентябрьдә игълан итте. Украинада махсус хәрби операция агымдагы елның 24 февраленнән бирле уза.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100