news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков: Азат ителгән территорияләр Россиянең аерылгысыз өлеше булачак

Махсус операция барышында азат ителгән ДНР, ЛНР, Херсон һәм Запорожье өлкәсе Россиянең суверен территориясе һәм аның аерылгысыз өлеше булачак. Аларга карата союздаш дәүләт турындагы килешү дә гамәлдә булачак, дип белдерде Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Россия Президентының чыгышы һәм мөрәҗәгате булачак – тагын бер кат кабатлыйм, чыгыш озын булачак – аннары документларны имзалау тантанасы», – дип сөйләде Кремль вәкиле.

Ул билгеләп үткәнчә, тантанада ДНР һәм ЛНР башлыклары Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник, шулай ук Запорожье һәм Херсон өлкәләре администрацияләре җитәкчеләре Евгений Балицкий һәм Владимир Сальдо катнашачак. Шулай итеп, Кремльдә Россия составына яңа субъектлар кабул итү турында берьюлы дүрт килешү имзаланачак.

Исегезгә төшерәбез, Донецк һәм Луганск халык республикалары, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләренең азат ителгән территорияләре 23-27 сентябрьдә Россия составына керү турында референдумнар үткәрде. Донбасс республикалары һәм азат ителгән территорияләр карарын Россия дәүләте башлыгы Владимир Путин хуплады. Халыкның күпчелеге Россия Федерациясенә кушылуны яклап тавыш бирде.

Моңа кадәр Песков 30 сентябрьдә Кремльдә Путин катнашында Россия Федерациясе составына яңа төбәкләрне кабул итү тантанасы узачагын хәбәр иткән иде. Чарага шулай ук Дәүләт Думасы депутатлары чакырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100