news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермьнең Тор-Түз авылында Сабан туенда мотоблокларда ярыш була

Пермь краеның Тор-Түз авылында узачак Сабантуйның программасы билгеле булды. Бу хакта Вконтакте социаль челтәрендәге Пермь татарлары милли-мәдәни мохтарияте сәхифәсендә хәбәр ителә.

10:00-16:00 сәгатьләрдә – Милли атрибутлар һәм милли ризыклар сәүдә рәтләре, шулай ук иҗади мәйданчыклар һәм декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе эшли;

11:00 сәгатьтә – «Сабантуй-2024»нең тантаналы ачылышы;

12:00 сәгатьтә – Ат чабышы һәм мотоблокларда ярыш;

12:30 сәгатьтә – Кунгур округы иҗади коллективлары һәм бәйрәм кунаклары чыгышы, милли көрәш, спорт ярышлары, йөгереп килеп озынлыкка сикерү, гер күтәрү, традицион халык уеннары, балалар милли уеннары;

15.30 сәгатьтә – Казан артистлары чыгышы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100