news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермь краенда «Майлы күл» чишмәсе янында бәйрәм булды

Пермь өлкәсендә Чишмә бәйрәмен үткәрү традициягә әйләнде. Быел бәйрәм Пермь краеның Югары Шуртан авылында узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без бу бәйрәм белән балаларда, торак пунктларда яшәүчеләрдә чишмәләргә, табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә тырышабыз. Без чишмәләрне карап торырга, аларны төзекләндерергә тиеш. Безнең максат - бу байлыкны саклап калу һәм киләчәк буынга тапшыру», диелгән хәбәрдә.

Авылда 13 чишмә исәпләнә. Аларның барысының да үз исеме, үз тарихы бар... Быел дүрт чишмәне тәртипкә салдылар.

Кунаклар чишмәләрне карады, «Баллы күл чишмәсе», «Майлы күл чишмәсе»нең тарихлары турында сөйләделәр. Кайчандыр авыл халкы базарга ат белән май, бал сатарга барган. Ат арбасы ауган, бал (май) савыты суга төшкән, шуннан бирле бу чишмәләр шундый исемнәр йөртә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100