news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пензада җәмигъ мәчетен төзеп бетерү өчен бюджеттан 10 млн бирәләр

Европа мәчетләрендә мондый зур гөмбәзле мәчет юк, ди Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе.

Пензада җәмигъ мәчетен төзеп бетерү өчен бюджеттан 10 млн бирәләр
архив/Рамиль Гали

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”). Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев Пензада Җиңү проспекты янәшәсендә төзелүче җәмигъ мәчетенә эшлекле сәфәре киңәшмәсен яхшы яңалык җиткерүдән башлаган. “Мәчетне төзеп бетерү өчен мөмкинлекләр эзләячәкбез һәм 10 миллион акча бүлеп бирәчәкбез”, - дип вәгъдә биргән төбәк башлыгы. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге акча җәмигъ мәчетен төзеп бетерүгә тотылачак. Пензадагы мәчетне 2011 елда төзи башлаганнар. Хәзерге вакытта төзелеш өчен 90 миллионлап акча сарыф ителгән инде.

“Европа мәчетләрендә мондый зур гөмбәзле мәчет юк, гөмбәз мәчетнең матур үзенчәлеге булачак. Ир-атлар өчен ике, хатын-кызлар өчен бер зал булачак. Машиналар кую өчен зур мәйдан каралган, бинаның тышкы ягы бик матур итеп яктыртылачак - ул шәһәрнең бизәге була”, - дип сөйли Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Бакир Акжигитов.

Мәчетнең төзелеп бетү вакыты турында хәбәр ителмәгән. Ул 5 000 чамасы кеше сыйдырышлы булыр дип көтелә. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100