Пензада мәктәптә алты укучы ис тиеп агуланган
Мәктәптән 245 укучыны эвакуацияләгәннәр.
(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). Пенза өлкәсенең Колышлы бистәсендәге алты мәктәп укучысы ис тиеп агуланып, хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә “RT на русском”.
Агентлык мәгълүматлары буенча, 2 нче уку йорты подвалында ремонт эшләре барганда газ чыккан. Нәтиҗәдә, мәктәптән 245 укучыны эвакуацияләгәннәр.
Аларның алтысын, үзләрен начар хис итү сәбәпле, хастаханәгә озатканнар. Әлеге факт буенча прокуратура тикшерү уздыра.