Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пензада «Кунак» дигән хәләл кафе ачылды
Пенза шәһәрендә эшмәкәр Бакир Акҗегетов «Кунак» дигән хәләл кафе ачты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
«Республикабызда гына түгел, илебезнең милләттәшләребез яши торган байтак төбәкләрендә хәләл ризык җитештерүче дистәләгән цехлар, предприятиеләр эшли. Соңгы елларда анда хәләл кибетләр, кафе, рестораннар ачылу да гадәти күренешкә әйләнеп бара», диелә бу хәбәрдә.
Эшмәкәрләр аларга исемнәрне дә татарча куя. Татарстаннан читтә булганда «Сәфәр», «Якташ», «Чишмә», «Юлдаш» кебек элмә такталарны күрергә була, дип хәбәр итте конгресс.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз