news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пензада герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар

Кичәгә килүчеләр шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). 15 февральдә татар халкы герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтә. Бөтен җирдә шагыйрьнең туган көненә багышланган төрле чаралар уза. Әлеге вакыйгадан Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте дә читтә калмады, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты матбугат хезмәте.

7 февральдә Пензада герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби-иҗади кичә узды. Кичәгә килүчеләр шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатиры турында документаль фильм күрсәтелде. Шагыйрьнең фронттан хатыны Әминә һәм кызы Чулпанга язган хатларын укыдылар. «Моабит дәфтәре» циклына кергән шигырьләрне уку кичәнең иң югары ноктасы булды. Кичә Пенза дәүләт университеты укытучысы Римма Юняеваның «Кызыл ромашкалар» җырын башкаруы белән төгәлләнде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100