Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пенза өлкәсе Татар Канадысы авылында «Сөмбелә» бәйрәмендә татар активистлары бүләкләнде
Пенза өлкәсенең Татар Канадысы авылында 24 сентябрьдә «Сөмбелә» бәйрәме булды. Уңыш бәйрәме Кузнецк районы администрациясе ярдәмендә үтте. Бөтендөнья татар конгрессы Пенза өлкәсе татар автомномиясенә сылтама белән шул турыда хәбәр итә.
Бәйрәмнең тантаналы өлешендә иң яхшы механизаторлар, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм татар җәмгыяте активистлары бүләкләнде.
«Сөмбелә» бәйрәмен Кузнецк районының татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе һәм мәктәп директоры Наил Байбиков оештырды. Бәйрәмдә авыл халкы гына түгел, Олы һәм Кече Труёв авыллары, Бестянка һәм Евлашево бистәсеннән дә зур делегацияләр катнашты.
Бәйрәмдә төрле уеннар, ярминкә һәм концерт оештырылды. «Сөмбелә» кунакларына милли ризыклар тәкъдим ителде, дип хәбәр итә Пензада яшәүче татарлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз