news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсендә «Белем. Тәрбия. Спорт» балалар олимпиадасында татарча көрәш ярышы булды

Пенза өлкәсендә «Белем. Тәрбия. Спорт» балалар олимпиадасында татарча көрәш ярышы булды
https://tatar-congress.org/

Пенза өлкәсенең Кикин авылы мәчетендә алтынчы мәртәбә «Белем. Тәрбия. Спорт» дигән «Мирас» балалар олимпиадасы үтте.

Өлкәнең төрле почмакларыннан 150 гә якын бала, төрле номинацияләрдә көч сынашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы яза.

«Мәчет каршында татарча көрәш гөрләде, бөтен малайлар бил алышырга теләде. Тирән эчтәлекле сочинение hәм балаларнын рәсемнәре Ак калфак жюри әгъзаларын сокландырды. Корьән сүрәләрен уку буенча катнашучылар күп булды. Аш осталары татар, рус, үзбәк, таҗик милли ашларын пешереп китерделәр hәм пешерү серләре белән уртаклаштылар», дип язган «Ак калфак» җитәкчесе Эльмира Васильева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100