Пенза өлкәсенең «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җиде еллыгын билгеләп үтте
Алар чәй табыны артында киләчәкккә планнар төзеде.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Пенза өлкәсенең «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасына 7 ел тулды. Шул уңайдан оешма әгъзалары, актив татар хатын-кызлары «Ак калфак» оешмасының офисында матур очрашу уздырды.
Оешманың җитәкчесе Эльмира Васильева сүзләренә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ханымнар милли ризыклар әзерләп, чәй табыны янында киләчәкккә планнар төзегән.
«Аккалфак»лыларны котларга Пенза өлкәсенең Каменка районы хакимияте башлыгы урынбасары Логачева Ольга Александровна килгән.
«Мин бүген безнең районның паспортын тутырып утырдым. Анда милли-мәдәни автономияләр, оешмалар дигән графа бар. „Ак калфак“ оешмасы башкарган барлык эшләрне теркәдем. Чаралар бик күп уздырыла», — диде ул.