Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пенсия фонды ОСАГО өчен компенсацияләрне кемнәр ала алуын аңлатты
Инвалидлыклары булган россиялеләр ОСАГО килешүе буенча премия бәясенең яртысына кадәр кайтара ала.
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Аерым төр гражданнар гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү полисларының (ОСАГО) ярты бәясен кайтарырга мөмкин.
Инвалидлыклары булган россиялеләр ОСАГО килешүе буенча премия бәясенең яртысына кадәр кайтара ала. Бу хакта Россия Пенсия фондының Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе бүлегенә сылтама белән «Прайм» агентлыгы хәбәр итә.
Полиста сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кеше яки аның законлы вәкиле һәм шулай ук тагын икедән дә артык кеше күрсәтелмәгән очракта, әлеге компенсациядән бер полис буенча файдаланырга була.
Әгәр транспорт аларга медицина күрсәткечләре буенча кирәк булса, полис бәясенең яртысын инвалидлыклары булган гражданнар яки аларның вәкилләре кайтара ала.
Шулай ук түләүләр инвалид балаларга да кагыла. Акчаны мондый баланың әти-әниләре, опекуннар алырга мөмкин. Әгәр документлар инвалидларның федераль реестрына һәм социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт мәгълүмат системасына тапшырылган булса, компенсация чаралары автомат рәвештә башкарыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз