news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенсия фонды: Мобилизацияләнгәннәр хәрби хәрәкәтләр ветераннарына тиешле түләүләр алачак

Донецк һәм Луганск халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләре территорияләрендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашу хәрби операцияләрдә катнашуга керә. Мобилизацияләнгән гражданнар пенсия һәм социаль иминият органнары гамәлгә куйган айлык түләүләр алачак. 

«Түләүләрне хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы булган очракта рәсмиләштерергә мөмкин. Ул 3 896 сум тәшкил итә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның бу хакта белүен телибез һәм аны рәсмиләштерү өчен Пенсия һәм социаль иминият фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк», - диде Россия Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесенең урынбасары Елена Полякова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100