news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

^Пенсионерканың юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы аның үлеменә сәбәп булды

^Пенсионерканың юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы аның үлеменә сәбәп булды

(Казан, 9 март, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Чаллы шәһәрендә 8 март көнне булган юл-транспорт һәлакәте өлкән яшьтәге хатын-кыз өчен фаҗигале булды.

Әлеге һәлакәт “Алан” базары каршында, Чулман проспектында булды. Юлны светофорның кызыл утына чыкканда вакытта пенсионерканы ИЖ-271 автомобиле бәрдергән. Алынган җәрәхәтләр нәтиҗәсендә хатын-кыз һәлакәт урынында ук үлгән. Татарстанда бәйрәм көнендә барлыгы 8 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 12 кеше тән җәрәхәтләре алган ә 3 кеше үлгән.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100