news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Пенсионер Чаллының Җәмигъ мәчете төзелешенә ярты миллион сум акча биргән

Алабугада яшәүче Марсель Сәрвәров күптән түгел Чаллы мэриясе янында төзелә торган Җәмигъ мәчетен карарга килгән. Күргәннәреннән ул канәгать калган: йөреп чыкканнан соң, фонд реквизитларын алып, финанс ярдәме күрсәтергә вәгъдә биргән. Шул ук көнне кич белән мәчет хисабына 500 мең сум акча килгән. Бу хакта Чаллы мэриясенең телеграм-каналында язганнар. «Челнинские известия» шул турыда хәбәр итә.

Гомумән алганда, мәчет төзелеше фонды 17 млн сумнан артып киткән. Акчаны Чаллы кешеләре да, шәһәр кунаклары да күчерә.

Исегезгә төшерәбез, иганә акчаларын һәрвакыт мәчеткә алып килергә яки мәчет фонды сайтыннан онлайн җибәрергә була.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100