Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Патрушев һәм Миңнеханов «КАМАЗ» җитештерү мәйданчыкларын карады
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев Чаллыга эш сәфәре барышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән берлектә «КАМАЗ» автомобиль заводында булды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бигеш» халыкара аэропортында Дмитрий Патрушевны Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Килгәннән соң вице-премьер һәм республика Рәисе Татарстанда җитештерелгән Aurus Senat автомобилен сынап карады.
Аннары делегация «КАМАЗ» предприятиесендә җитештерү мәйданчыклары һәм конвейер линияләре белән танышты. Кунакларга К5 яңа буын йөк машиналарын күрсәттеләр. Бу автомобильләр төрле тармаклар өчен каралган һәм аларга зур егәрлекле машиналар, махсус техника өчен йөк шассилары, шулай ук урта тоннажлы модельләр керә.
Предприятие вәкилләре билгеләп үткәнчә, махсус техника линейкасы, чүп ташу машиналары өчен шассины да кертеп, заманча технологик чишелешләр кулланып эшләнә. Яңа эшләнмәләр югары дәрәҗәдәге уңайлылык, экономиялелек һәм заманча идарә һәм куркынычсызлык системалары белән берләштерелгән.
Шулай ук Миңнеханов һәм Патрушев «КАМАЗ»ның фәнни-техник үзәгендә булдылар, анда аларга предприятиенең яңа эшләнмәләре һәм модель рәтләре күрсәтелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз