news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Парламентта хокук бозуларны кисәтү өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы республика законнарын тормышка ашыру барышын карадылар

Бүген ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты чираттагы утырышын уздырды

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты чираттагы утырышын уздырды. Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләрнең берсе Татарстан Республикасында хокук бозуларны кисәтү өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы республика законнарын тормышка ашыруның барышы белән бәйле иде. Әлеге мәсьәлә буенча комитет рәисе урынбасары Рафил Ногманов хисап тотты.
Аерым алганда, “Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә гражданнарның катнашуы турында” ТР Законы белән, ирекле халык дружиналарын оештыру, аларның массакүләм һәм спорт чараларын уздырган вакытта җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә катнашуы регламентлана. Хәзерге вакытта республикада мондый 2044 отряд бар, алар 18662 кешене берләштерә. 2010 елда дружиначылар көче белән 2508 җинаять ачылган һәм 15361 кеше административ җаваплылыкка тартылган.
Шулай ук хокук бозуларны кисәтү өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы республика законнарыннан “Татарстан Республикасында балалар сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян салуны кисәтү буенча чаралар турында”, “ТР территориясендә составында 15 процент этил спирты булган алкоголь продукциясен ваклап сату вакытын чикләүне билгеләү турында” һәм башкаларны атап була.
“Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре турында” Закон белән балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре институты гамәлгә куелган. Әлеге закон гамәлгә кертелү белән, республикада балигъ булмаганнар белән эшләү өчен 5570 кешенең кандидатурасы карап тикшерелгән. Р.Ногманов сүзләренә караганда, балигъ булмаганнарны тәрбияләүдә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатлары зур өлеш кертә. Аларның саны бүгенге көндә 243 кешегә җитә.
2010 елда җәмәгать тәрбиячеләре карамагында булган 792 яшүсмер, тәртибен яхшыртып, исәптән төшерелгән. Шул ук вакытта кайбер районнарда төзәлмәгән балаларның бөтенләй булмавын билгеләп үтәргә кирәк.
Комитет утырышында катнашучылар, әлеге мәсьәлә турында фикер алышып, муниципаль берәмлекләр башлыкларына хокук бозуларны кисәтү буенча эшне дәвам итәргә, җәмәгать тәртибен урнаштыруда катнашучыларны бүләкләүнең төрле формаларын кулланырга, шул исәптән, РФ һәм ТРның дәүләт бүләкләренә, “Хокук тәртибен ныгытудагы хезмәтләре өчен” махсус күкрәк билгесенә күрсәтергә тәкъдим итте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100