news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Парламентка сыра сату рөхсәт ителми торган җәмәгать туклануы урыннарын билгеләү тәртибе турында закон проекты кертелде

Илкүләм алкоголь ассоциациясе биргән мәгълүматлар буенча, 2008 ел башына 60 меңнән артык бала рәсми рәвештә эчкече дип танылган

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әгъзалары “Сыра һәм аның нигезендә ясала торган эчемлекләрне ваклап, шул исәптән бүлеп сату, һәм аны куллану (эчү) рөхсәт ителми торган җәмәгать туклануы урыннарын билгеләү тәртибе турында” закон проектын беренче укылышка әзерләде. Аны депутатларга комитет рәисе урынбасары Рафил Ногманов тәкъдим итте.


“Сыра һәм аның нигезендә ясала торган эчемлекләрне ваклап сатуны һәм куллануны (эчүне) чикләү турында” Федераль закон белән, билгеле бер җәмәгать урыннарында (балалар, мәгариф һәм медицина оешмаларында, бөтен төр җәмәгать транспортында, мәдәният, физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт корылмаларында) сыра сату тыела.


Әлеге закон нигезендә җирле үзидарә органнары РФ субъектлары тарафыннан билгеләнгән тәртиптә сыра һәм аның нигезендә ясала торган эчемлекләрне ваклап, шул исәптән бүлеп сату, һәм аны куллану (эчү) рөхсәт ителми торган җәмәгать туклануы урыннарын билгели.


Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, Россия Федерациясендә миллионнан артык кеше исерткеч эчемлекләр куллану белән мавыга. Ә 11-18 яшьтәге 10 млн. баланың 50 проценты даими рәвештә исерткеч эчемлекләр һәм сыра эчә. Росстат мәгълүматларына караганда, 2007 елда, эчеп, 75,2 мең кеше якты дөнья белән саубуллашкан.


Илкүләм алкоголь ассоциациясе биргән мәгълүматлар буенча, 2008 ел башына 60 меңнән артык бала рәсми рәвештә эчкече дип танылган. Чынлыкта бу күрсәткеч күпкә артыграк. Социология сораштыруларыннан күренгәнчә, сыра һәм аның нигезендә ясала торган эчемлекләр 13-17 яшьлекләр күп сатып ала торган эчемлекләрдән санала.


Депутатлар фикеренчә, әлеге проблемаларга сыраның тәүлек буе чикләнмәгән күләмдә сатылуы сәбәпче.


Татарстан закон проекты белән, сыра һәм аның нигезендә ясала торган эчемлекләрне ваклап, шул исәптән бүлеп сату, һәм аны куллану (эчү) рөхсәт ителми торган җәмәгать туклануы урыннарын билгеләү тәртибен булдырырга тәкъдим ителә.


Моннан тыш, закон проектында Сыра һәм аның нигезендә ясала торган эчемлекләрне ваклап, шул исәптән бүлеп сату, һәм аны куллану (эчү) рөхсәт ителми торган җәмәгать туклануы урыннарын билгеләү буенча комиссиянең вәкаләтләре тәгаенләнә; мондый урыннарның исемлеген раслау, алып бару, кабаттан карау һәм игълан итү тәртибе регламентлана.


Шулай итеп, билгеле бер муниципаль берәмлекләр территорияләрендә сыра һәм аның нигезендә ясала торган эчемлекләрне ваклап, шул исәптән бүлеп сату, һәм аны куллану (эчү) рөхсәт ителми торган җәмәгать туклануы урыннарын билгеләүне җирле үзидарә органнарына тапшырырга тәкъдим ителә.


Икенче укылышка әзерләнә торган “Татарстан Республикасы территориясендә әзер продукция күләменең 15 проценттан артыгын этил спирты тәшкил иткән алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына өстәмә чикләүләр билгеләү турында” закон проектына карата дүрт тәкъдим кергән. Депутат Рафаил Нуретдинов 15 процент “катылык”тагы эчемлекләрне эш көннәрендә – кичке сәгать җидедән алып иртәнге унбергә кадәр, ә ял һәм бәйрәм көннәрендә тәүлек буе сатуны тыярга тәкъдим итте. Комитет әгъзалары фикерен һәм РФ субъектларында моңа охшаш законнарның нигезнамәләрен тормышка ашыру турындагы белешмәләрне исәпкә алып, әлеге тәкъдим кире кагылды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100