news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пакистанда поезд шартлаган, кимендә 16 кеше һәлак булган

Пакистанда поезд шартлатылган. Кимендә 16 кеше һәлак булган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Шартлау илнең көньяк-көнбатышындагы Кветта шәһәрендә булган. 20дән артык кеше зыян күргән. Шулай ук якында гына тукталган автомобильләр дә зыян күргән. Җирле хастаханәләрдә гадәттән тыш хәл игълан ителгән.

Шартлатуны оештыручылар турында хәбәр ителми.

news_right_1
news_right_2
news_bot