(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Кристина Иванова). Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Гагарин кубогы ярымфиналының 4 нче матчында Новосибирскида "Сибирь" командасын отты. Бердәнбер алканы өстәмә вакытта Оскар Меллер кертте. Бу — һөҗүмченең плей-оффтагы 8 нче алкасы.
Кичә Новосибирскида очрашу Зиннәтулла Билалетдинов спортчылары өчен уңышлы тәмамланды. Дүрт җиңүгә кадәр сериядә исәп 3:1 казанлылар файдасына.
Бишенче матч 4 апрельдә Казанда уза. Уен 17:00 сәгатьтә башлана.
"Сибирь" (Новосибирск) — "Ак Барс" (Казан) — 0:1 ОТ (0:0, 0:0, 0:0, 0:1).
Гомуми исәп - 3:1.
Фотосурәт ak-bars.ru сайтыннан алынды.