news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Осиново бистәсендә яшь белгечләрне «Укытучы» һөнәренә багышладылар

Осиново бистәсендә яшь белгечләрне «Укытучы» һөнәренә багышладылар
"Яшел Үзән"

Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында Яшел Үзән районының Осиновоның В.В.Карпов исемендәге лицей базасында яшь белгечләрне «Укытучы» һөнәренә багышлау тантанасы узды.

Әлеге мөһим чара укытучының социаль статусын һәм педагогик һөнәрнең абруен күтәрү, яшьләрдә укытучы һөнәренә кызыксындыру уяту максатыннан оештырыла. Мөхтәрәм кунаклар арасында – Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев бар иде. Бу хакта «Яшел Үзән» газетасы хәбәр итә.

Катнашучылар өчен лицейның укыту эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча күргәзмә әзерләделәр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100