news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ординатор, аспирант һәм студентларны өлешчә мобилизациядән кичектерү турында указ чыкты

Аспирантлар, табиб-ординаторлар һәм студентларның башка категорияләрен өлешчә мобилизациядән кичектерү турындагы указга төзәтмәләр үз көченә керде. Кичә Россия Президенты Владимир Путин аның имзалануы хакында хәбәр итте.

Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

РФ Президенты аңлатканча, өлешчә мобилизациядән кичектерү хокукы югары уку йортлары, көллиятләр һәм дәүләт аккредитациясе булган фәнни оешмаларда көндезге бүлектә һәм көндез-читтән торып укучы студентларга биреләчәк. Ул шулай ук инновацион фәнни-технологик үзәк мәйданчыкларына һәм дини белем бирү оешмаларына да кагылачак.

Путин аңлатып үткәнчә, әлеге категорияләр өчен өлешчә мобилизациядән кичектерү, башка студентларга мондый хокук бирелгән кебек, башта ук күздә тотылган булган. Әмма күрсәтмәләр булмау сәбәпле документларга төзәтмәләр кертергә туры килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100