news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Оператив штаб ковидка каршы коллектив иммунитет турында мәгълүмат бирүдән туктады

Коронавируска каршы көрәш буенча федераль оператив штаб Россиядә Covid-19 инфекциясенә коллектив иммунитет дәрәҗәсе турындагы мәгълүматны даими бастырудан баш тартты. Патогенның яңа вариантлары барлыкка килү аркасында иммунитет дәрәҗәсен исәпләү моделен яңадан карау кирәклеген сәбәп итеп күрсәтте.

«Коллектив иммунитетны бәяләүгә яңа алымнар эшләргә кирәклеге белән бәйле рәвештә, «стопкоронавирус.рф» порталында бу хакта мәгълүмат бирү иммунитет дәрәҗәсен исәпләүнең яңа методологиясен формалаштырганчы туктатыла», диелә хәбәрдә.

«Вирус геномының үзгәрүе, яңа геновариантлар барлыкка килү тупланган фәнни мәгълүматлардан чыгып модельне яңадан карауны таләп итә <…>, шулай ук «гибрид иммунитеты» күрсәткечләрен исәпкә алып. «Гибрид иммунитеты» COVID-19 инфекциясен җиңел формада кичергән вакцинацияләнгән кешеләрдә формалаша», - дип ачыклык керттеләр оператив штабта.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100