news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пассажирның хәле начарлану сәбәпле, Омскидан очучы самолет Казанда төшәргә мәҗбүр булган

Бүген 6.19 сәгатьтә Казан аэропортына Омск-Мәскәү рейсы очкычы мәҗбүри төшеп утырган. Борт пассажирларының берсе үзен начар хис иткән. «Татар-информ» агентлыгына «Казан» халыкара аэропорты матбугат сәркатибе Гадел Гатауллин шул турыда сөйләде.

«Очкыч уңышлы төшеп утырды. Пассажирга ярдәм күрсәтелде», – дип өстәде аэропортның матбугат сәркатибе.

7.15 сәгатьтә очкыч кабат курсын дәвам иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100