Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
^Омскида яңа татар эстрада коллективы оешып килә
^Омскида яңа татар эстрада коллективы оешып килә
(Омски, 2 март, «Татар-информ», Розалия Сайганова). Омскида татар милли хәрәкәтенең мәдәният юнәлешендәге эшләре, башкаларга караганда күпкә уңышлырак бара. Өлкәнең авыл районнарындагы үзешчән сәнгать, Омски һәм Тара шәһәрләрендәге «Умырзая”, “Мәхәббәт”, “Наз”, “Яшьлек”, “Нур”, “Чишмә”татар җыр һәм бию коллективлары өлкәдә яшәүче милләттәшләребезгә һәрдаим татар җырлары-моңнары җиткереп, күпмедер дәрәҗәдә халыкның рухи ихтыяҗын канәгатьләндереп тора. Шуның белән бергә, Омскида быел татар мәдәнияте офыгында тагын бер коллектив туып килә. Өлкә үзәгендәге Малунцев исемендәге мәдәният сарае каршында концертлар, ял кичәләре оештыру белән шөгыльләнергә ниятләүче бер төркем яшьләр бу көннәрдә “Уйнагыз гармуннар” дип исемләнгән концерт-кичә оештырдылар. Дөрес, алдан бу чара гармунчылар бәйгесе дип хәбәр ителгән, һәм, хәтта, иганәчеләр табылып, бүләкләр дә эзерләнгән иде. Әмма вакыты килеп җиткәндә, конкурс дәрәҗәсендә оештыру эшләре башкарылмау сәбәпле, ниятләнгән бәйге булмый калды. Конкурска әзерләнгән гармунчылар сәхнәдә бергәләп тезмә уйнадылар, соңыннан кайберләре җырлар башкарып, яисә гармун уйнап аерым чыгышлар ясадылар. Аннан тыш бу концертта кайчандыр “Умырзая” ансамблендә шөгыльләнгән җырчылар һәм биючеләр катнашты. Ә бүләкләрне исә оештыручылар, концертта чыгыш ясаучыларга таратып чыктылар. Шулай итеп бу чара гадәти концерт һәм бию кичәсе рәвешендә узды.
Оештыручыларның берсе булган Резидә Фәттәхова сүзләренчә, аларның теләге – Омски татарларына шәһәрдә яшәүче баянчыларны күрсәтү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз