news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсендә Заманча татар мәдәнияте фестивале булды

Халыклар дуслыгы скверында Заманча татар мәдәнияте фестивале узды. Бәйрәмгә төрле яшьтәге тамашачылар килде. Фестиваль кысаларында «Сабантуй» XVI Халык татар спорт-мәдәни бәйрәме үткәрелде һәм «КазФест» казах мәдәнияте киңлеге тәкъдим ителде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм дәвамында милли уеннар һәм күңел ачулар мәйданында чүлмәк ваттылар, кашыкка йомырка салып һәм көянтә-чиләк белән йөгерделәр, анда иң җитезләргә бүләкләр бирелде. «Көрәш» билбау көрәше буенча төбәк чемпионатында безнең төбәкнең иң көчле батырлары көрәште.

Лекторийда әрмән, казах, корея, татар, немец телләре буенча мастер- класслар үткәрелде, «Балаларга халык әкиятләре» проекты тәкъдим ителде, ә «Делай город» коммерцияле булмаган автоном оешма вәкилләре, грант конкурсларында катнашып, шәһәрне ничек үзгәртү мөмкинлеге турында сөйләде.

Татар, казах һәм көнчыгыш ашлары, шулай ук хәләл продукцияләре тәкъдим ителде. Ярминкәдә милли эшләнмәләр, сувенирлар, кул эшләре сатылды. Кечкенә сәхнәдә яшь шагыйрьләре үзләр иҗат иткән шигырьләрне укыды һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады, биюләр буенча мастер-класслар үткәрелде.

Фестивальнең төп сәхнәсендә хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре чыгыш ясады, бәйрәм барышында халык көйләре һәм җырлары яңгырады, Россия халыклары биюләрен башкардылар, шулай ук концерт программасында Татарстан Республикасы артистлары катнашты.

Чараны Омск шәһәре һәм Омск өлкәсе милли-мәдәни оешмалары катнашында «АЮ» Татар яшьләре берлеге үткәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100