news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

«Омикрон» таралу сәбәпле, Кремльдә локдаун кертү турында фикер алышмыйлар

Оператив штаб хастаханәдә ятучыларның артмавын билгеләп үтә.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Коронавирусның «омикрон» штаммы таралу сәбәпле, Россиядә локдаун кертү турында фикер алышмыйлар. Оператив штаб хастаханәдә ятучыларның артмавын билгеләп үтә.

«Бернинди локдауннар турында беркем дә фикер алышмый, без динамиканы күрәбез», — дип РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләрен китерә ТАСС.

Күпчелек очракта оператив штаб һәм Кремль хастаханәдә ятучылар санына карый, чөнки ул сәламәтлек саклау системасына йөкләнеш турында сөйли, дип аңлатты ул.

«Без коронавирусның яңа штаммын йоктыручылар саны артуын күрәбез, ләкин бу госпитализация санының пропорциональ үсешенә китерми», — диде Песков. 

Аның сүзләренчә, бу «омикрон»ның чыннан да җиңел формада узуын күрсәтә.

12 гыйнварда Министрлар Кабинеты белән киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, коронавирус пандемиясенең яңа штаммына әзерләнү өчен ике атна вакыт калды. 


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100