news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олы Чирклей зур булса да, кечкенә Никулинога буйсындырыла

Олы Чирклей зур булса да, кечкенә Никулинога буйсындырыла

(Ульяновски, 26 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Ульяновски өлкәсендәге иң зур татар авылы Олы Чирклей. Анда меңнән артык кеше яшәсә дә, бу авыл яңа административ бүленеш буенча авыл (поселение) хакимияте үзәге булу дәрәҗәсенә лаек түгел икән. Аны хуҗалык саны буенча күпкә кечерәк булган рус авылы Никулинога буйсындыралар, дигән хәбәр килеп төште.

Олы Чиркле авылының шундый болгавыр заманнарда да яхшы сакланып калуы биредә яшәүче халыкның туган җиреннән аерылырга теләмәве белән аңлатыла. Халык сәүдә итә, төрле төбәкләрдә эшләп йөри, ләкин тапкан малын авылына кайтара. Бу авылда кибетләр, остаханәләр, кечкенә булса да эшкәртү цехлары ачу – нәкъ шуннан да инде. Моңа, күрәсең, биредә динебезнең тамырлары нык булуы да ярдәм итә. Әйтик, ата-ананың бәхетле картлыгын тәэмин итүне һәркем баланың ата-анасы алдындагы изге бурычы дип саный.

Авылның Мәдәният йорты узган гасырның 80нче алларында янган һәм шуннан соң торгызылмаган. Аның каравы мәчет бервакытта да ябылмаган. Хәзер исә авылда 5 мәчет гөрләп эшли.

Авыл халкы яңа туган балага исем сайлауга да бик игътибарлы: монда, нигездә, мөселман исемнәре кулланышта. Тик замана шаукымы бирегә дә үтеп керергә тырыша. Гомердә булмаган хәл: былтыр ике гаилә таркалган. Авылда бала табу да кими бара. 2000-2003 елларда биредә 40ар бала туса, 2004 елда - 31 генә.

Авыл хакимияте башлыгы Айсә Йосыпов фикеренчә, яңа вәзгыять хәлне тагын да катлауландыра ала. Әгәр Олы Чирклене рус авылы Никулинога буйсындырсалар, өлкәдәге иң зур татар авылының милли үзенчәлекләрен саклап калу ифрат та кыен булачак. Колхозларны эреләтү шигаре астында татар авылларын талаганда да, Олы Чирклене бу афәт урап узган булган, ә хәзер нәкъ шундый ук афәт икенче яктан яный, булып чыга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100