news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өлешчә мобилизациягә эләккән казанлыларның балаларына ташламалы пластик карта биреләчәк

Казанда мобилизацияләнгән гаиләләрдән булган балаларга ташламаларны раслау өчен пластик карточкалар бирәчәкләр. Алар буенча балалар муниципаль һәм республика мәдәни учреждениеләренә һәм муниципаль спорт объектларына бушлай йөри алачак. Шулай ук алар җәмәгать транспортыннан бушлай файдалана алачак. Аларны ташламалы карточкалар белән тәэмин итүне шәһәр мэры Илсур Метшин йөкләде.

Карталар бирә башлау көне һәм аларны алу тәртибе турында шәһәр администрациясе матбугат хезмәте аерым хәбәр итәргә вәгъдә итте.

Җәмәгать транспортында бушлай йөрү өчен аерым транспорт карталары гамәлдә булачак. Өлешчә мобилизациягә эләккән ир-атның гаиләсенә ярдәм чарасы буларак бушлай йөрү 10 октябрьдән башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100