news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң Казанда 29 пар өйләнешкән

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә җыелу пунктына мобилизацияләнүчеләргә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең мобиль бригадалары консультация бирде. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мобилизацияләнүчеләрне чираттан тыш хезмәт күрсәтү, аерым алганда, никахны теркәү өчен гариза бирү мәсьәләсе кызыксындырды, дип сөйләде Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина.

Хәзерге вакытта парлар реестры формалаша һәм никахны теркәү өчен кирәкле документларны алдан тикшерү өчен кәләшләргә шалтырату бара. Шулай ук мобилизацияләнгән ир-атларга гариза тапшыру һәм тантаналы шартларда никахны теркәү өчен Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенә үзәкләштерелгән транспорт биреләчәк. Транспорт Башкарма комитет тарафыннан бирелә, оештыру моментлары буенча хәзер мобилизация пункты җитәкчелеге белән фикер алышына.

«Тулаем алганда, повестка алганнан соң һәм хәрби комиссариатка килгәнче, күп кенә гражданнар Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенә мөрәҗәгать иткән. Без чираттан тыш, кыска сроклар эчендә хезмәт күрсәттек. Әйтик, 21 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр 29 никах теркәдек, баланың әтисен билгеләү турында 9 таныклык эшләдек һәм суд карары буенча 3 аерылышу теркәдек», – дип хәбәр итте Р.Миңнуллина. «Кызганычка каршы, чыннан да, мобилизацияләнүчеләрнең барысының да документларын рәсмиләштерергә вакыты җитмәде. Без алга таба да җыелу пунктларына чыгып ярдәм итәчәкбез», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100