news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олег Табаковны соңгы юлга озату чарасы Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театрында була

Театрның матбугат атташесе Мария Малкина җирләү көне соңрак билгеле булачагын җиткерде.

(Казан, 12 март, “Татар-информ”). СССР халык артисты, Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театрының сәнгать җитәкчесе булган Олег Табаковны соңгы юлга озату чарасы Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театрында була. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Театрның матбугат атташесе Мария Малкина җирләү көне соңрак билгеле булачагын өстәп әйткән. Театрда әлегә өч көн дәвамында спектакльләр булмаячак.

1987 елда Табаков “Табакерка” театрына нигез салган. 2000нче елда ул Мәскәү сәнгать театры сәнгать җитәкчесе була. 2004 елдан театр директоры вазифаларын башкарган.

Артист бүген 83нче яшендә вафат булган. Россия Президенты Владимир Путин Олег Табаков вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашкан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100