news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олег Әндерҗанов: Рамил Курамшинны үзе васыять иткәнчә - туган авылында җирләдек

«Милләт өчен янды. Соңгы вакытта ул татар сәнгате дәрәҗәсе өчен, милләтне саклап калу өчен борчылды», - диде «Туган як» газетасы баш мөхәррире.

Олег Әндерҗанов: Рамил Курамшинны үзе васыять иткәнчә - туган авылында җирләдек
Олег Әндерҗанов

Түбән Новгород өлкәсенең «Туган як» газетасы баш мөхәррире Олег Әндерҗанов Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы, композитор Рамил Курамшинның соңгы васыяте турында  сөйләде.

«Аның кәфен күтәрәсем килде, «бар да яхшы булыр, Аллаһ боерса, «Туган як» редакциясенә керерсез әле», - дигән идем. «Юк инде, энем. Туган якка кайтсам, мәңгелеккә кайтам. Берәр хәл була калса, мине туган авылыма алып кайтыгыз, әти-әни янына җирләгез», - дигән васыятен әйткән иде Рамил абый. Соңгы васыятен үтәдек, әтисе-әнисе янына җирләдек», - дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Олег Әндерҗанов Рамил Курамшин белән «Туган як» газетасы чыга башлаганда якыннан танышкан булган. «1990 елдан алып бүгенге көнгә кадәр элемтәләр өзелмәде. Ул авылына кайткан саен «Туган як» газетасы редакциясенә керә, материалларын калдыра иде. Язмаларында ул милли сәнгать югала дип, борчылуларын әйтә иде. Рамил абый авыргач, аралашу кыенлашты. Шулай да, быел туган көнендә якташлар исеменнән бүләк бирдек, хәлен белдек. Соңгы күрешүебез шунда булган», - диде ул.

«Телефоннан Рамил абыйга эләгү авыр иде, өй телефоннары гына эшләде. Ә элек кесә телефоны бар иде аның. Виртуоз баянчы гына түгел, ул композитор да, җырчы да булды. Шул ук вакытта публицист та иде. Иң мөһиме – милләт өчен янды. Соңгы вакытта ул татар сәнгате дәрәҗәсе өчен, милләтне саклап калу өчен борчылды», - дип искә алды мөхәррир.

Рамил Курамшин вафат булган дигән хәбәр килеп ирешкәч, авылдагы актив белән киңәшләшкәннәр. «Рамил Курамшинны туган ягына кайтарырга Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов ярдәм итте, ул бөтенесен хәл итте. Мәрҗани мәчетеннән Рамил абыйны зурлап озаттылар, җылы сүзләр әйттеләр, күз яшьләре килде. Рамил абый өчен горурланып тордык», - диде Олег Әндерҗанов.

«Аның таланты башка бер кешедә булса, ул кеше борын чөеп, йөз төрле фатир алып, биш машина алмаштырып йөргән булыр иде. Ә безнең Рамил абый бик тыйнак, сабыр кеше булды. Ул Совет заманы баласы иде. Бер рәхмәт сүзенә концерт куярга өйрәнгән иде. Безнең авылдашны шундый зур дәрәҗәгә күтәргәннәре өчен бөтен Татарстанга рәхмәт. Аны хөрмәт иттеләр. Президент дәрәҗәсендә дә бүләкләре күп иде», - ди ул.

Олег Әндерҗанов әйтүенчә, җидесен Рамил Курамшинның туган ягында үткәрәчәкләр. «Рифат Фәттахов әйткәнчә, кырыгы Казанда узачак. Мөмкин булганча, каберен карап торырга тырышырбыз. Рамил абый белән бөтен авылдашлар, якташлар горурланды. Рамил абыйны Татарстанда белмәгән кеше юк иде», - диде «Туган як» газетасы баш мөхәррире.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100