Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Октябрьскийдагы дин кардәшләребез берьюлы икеләтә бәйрәм үткәрде
Октябрьскийдагы дин кардәшләребез берьюлы икеләтә бәйрәм үткәрде
(Уфа, 4 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Кичә Башкортстанның Октябрьский шәһәре мөселманнары икеләтә шатлык кичерде. Ураза бәйрәменең беренче көнендә биредә тарихи вакыйга булды. Шәһәрнең Зәет бистәсендә өр-яңа мәчет үз ишекләрен ачты. Тәүге бәйрәм намазы укылды һәм Ураза гаете уңаеннан беренче вәгазьләр яңгырады яңа Ходай йортында.
Әле Зәет бистәсендәге мәчет тулысынча төзелеп, бизәкләнеп бетмәгән. Шулай да мөэмин-мөселманнар быелгы Ураза бәйрәмен шушында үткәрергә булды. Әлеге Аллаһ йорты фәкать Октябрьский шәһәренең гади халкы һәм кайбер эшкуарлар ярдәме белән генә төзелде. Шуңа да гади дин кардәшләребез өчен аның ачылуы аеруча куанычлы.
Октябрьский шәһәрендә моңарчы да ике зур мәчет эшләп килә иде инде. Аларда да Ураза бәйрәме уңаеннан байтак тантаналы чаралар оештырылды. Бәйрәм намазына йөзләрчә кеше килгән иде. Бәйрәмгә килүчеләрне хуш исле пылау һәм тәмле чәй белән дә сыйладылар.
Башкортстанның Стәрлетамак, Нефтекама, Салават, Туймазы шәһәрләрендә узган бәйрәм чараларында да меңләгән кеше катнашуы хакында хәбәрләр алынды. Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, конгрессның Салават шәһәре бүлеге рәисе Әсгать Корманаев хәбәр итүенчә, бәйрәм чаралары шәһәрдә былтыр гына төзелеп беткән мәһабәт мәчеттә үткән. Анда көн дәвамында меңнәрчә кеше килеп, бәйрәм тантаналарында катнашкан, туганнары рухына Коръән аятьләре укыткан, хәер-сәдака өләшкән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз