news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Окан Дахер: Минтимер Шәймиевның «без булдырабыз» сүзе чит илләрдә дә яңгыраш тапты

«Минтимер Шәрип улы кешеләр белән якын мөнәсәбәтләр кору һәм уртак тел табу сәләтен үзенең шәхси үрнәгендә күрсәтте», — диде Финляндия татары.

Окан Дахер: Минтимер Шәймиевның «без булдырабыз» сүзе чит илләрдә дә яңгыраш тапты
Окан Дахерның шәхси архивыннан

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Финляндия ислам татар җәмгыятенең шәрәфле рәисе, Хельсинки университетының татар теле укытучысы Окан Дахер Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның «без булдырабыз» дигән сүзләре чит илләрдә дә яңгыраш тапканын әйтте.

«Татар халкының бердәмлеген һәм рухи көчен күрсәтте. Милли аңын, абруен үстерүгә гаять зур өлеш кертте. Милләтара, динара мөнәсәбәтләрне ныгытуда да аның роле зур булды. Минтимер Шәрип улы кешеләр белән якын мөнәсәбәтләр кору һәм уртак тел табу сәләтен үзенең шәхси үрнәгендә күрсәтте», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, Минтимер Шәймиев озак еллар дәвамында республиканың беренче Президенты буларак Татарстанның күп илләрдәге вәкиллекләрен ачып, тышкы сәүдә юлларын тагын да көчәйтеп җибәргән.

«Моны без Финляндия һәм Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрдә ачык күрәбез. Финляндиядә булганда Финляндиянең алга китүенә гаҗәпләнде, җирле татарларның татарча яхшы белүенә сокланды. Финляндияне үрнәк ил итеп күрсәтте», — диде ул.

Финляндия ислам татар җәмгыятенең шәрәфле рәисе Татарстанның беренче Президенты эшчәнлегендә сабырлык белән акыллы сәясәт алып барганын әйтте.

«Минтимер Шәймиевны абруйлы, зирәк, тәҗрибәле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, милләтпәрвәр шәхес буларак беләбез. Татарстан һәм татар милләтен дөньяга танытуга зур өлеш кертте. Чит илләргә күп сәфәр кылды, элемтәләр корды, дәүләт кешеләре, эшмәкәр, галим, мәдәният вәкилләре һәм ул илләрдә яшәүче татарлар белән танышты», — диде рәис.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100