news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Өй театр» проекты Мәскәүдә режиссер Әскәр Галимов спектакльләрен тәкъдим итә

«Өй театр» проекты шушы көннәрдә Мәскәүдә режиссер Әскәр Галимовның ике спектаклен тәкъдим итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллегенең Телеграм-каналында хәбәр ителә.

27 гыйнварда, 20:00 сәгатьтә «П.О.Л.Е.» әкияти роуд-мови, 3 февральдә, 19:00 сәгатьтә «Зимний сад» спектакле күрсәтелә.

Яшь режиссер Әскәр Галимов Вахтангов театрында куйган «Утиная охота», Г. Камал театрында куйган «Тапшырылмаган хатлар», Бөек Луки драма театрында куйган «Синяя птица» спектакльләре белән билгеле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100