ТР Президенты Аппараты структурасында кадрлар алмашынды

ТР Президенты Указы нигезендә кадрлар үзгәрде

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Указы буенча ТР Президенты Аппараты структурасында кадрлар алмашынды, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән ТР Президентына Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе җитәкчесе Хәбир Иштирәков вазифасыннан азат ителгән. ТР Президентына Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе җитәкчесе итеп Роза Килькеева билгеләнгән.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән Татарстан Республикасы Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Шамил Дәүләтгилдеев вазифасыннан азат ителгән. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты дәүләт бүләкләре бүлеге мөдире Надежда Мотякова вазифасынан азат ителгән. Бу вазифага Ильсия Тимергалиева билгеләнгән.
Моннан тыш, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән Татарстан Республикасы Махсус документлар белән эшләү бүлеге мөдире Татьяна Древке вазифасынан азат ителгән һәм аның урынына Янина Рощина билгеләнгән.