Татарстан Президенты законнарга кул куйды

Бүген имзаланган законнар ТР Дәүләт Советы тарафыннан 23 декабрьдә сессиядә кабул ителгән иде

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы тарафыннан 23 декабрьдә сессиядә кабул ителгән законнарга кул куйды.
Шулай итеп, Татарстан башлыгы “Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләре турындагы” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турындагы” законны имзалады, анда “ТР да җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәтләре өчен” яңа медален булдыру каралган.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук ваклап сату, шул исәптә, сыра сату һәм эчү рөхсәт ителми торган “Җәмәгать туклануы урыннарын билгеләү тәртибе турындагы” законга кул куйды.
Моннан тыш, Татарстан башлыгы суд участокларының яңа чикләрен билгеләүче законнарны имзалады.