^Минтимер Шәймиев Сергей Рублевскийны шахмат буенча Россия чемпионатында җиңүе белән котлады

^Минтимер Шәймиев Сергей Рублевскийны шахмат буенча Россия чемпионатында җиңүе белән котлады

(Казан, 31 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев кичә тәмамланган шахмат буенча 58нче Россия чемпионатында җиңүгә ирешкән Сергей Рублевскийга телеграмма җибәрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

“Сезне – Россиянең шахмат таҗы иясен кайнар сәламлим. Зур осталык күрсәтеп, унбер партиянең берсендә дә оттырмыйча, Россия чемпионатында якты, матур җиңүгә ирештегез һәм җанатарларга, Татарстан республикасы халкына зур шатлык китердегез. Сезгә Татарстан шахмат мәктәбе традицияләрен дәвам итүегез өчен зур рәхмәт. Чын күңелемнән Сезгә сәламәтлек, муллык, яңа җиңүләр телим”, - диелә телеграммада.