news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Эрдоганга җир тетрәү белән бәйле кайгы уртаклашу белдерде

Төркиянең көнбатышында җир тетрәү аркасында 24 кеше үлгән һәм 800дән артык кеше җәрәхәтләнгән.

Миңнеханов Эрдоганга җир тетрәү белән бәйле кайгы уртаклашу белдерде
tatarstan.ru

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Җир тетрәү аркасында кешеләр үлеме сәбәпле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәдҗәп Тайип Эрдоганга кайгы уртаклашу белдерде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«Измир провинциясендә җир тетрәү сәбәпле, кешеләр үлеме һәм биналар җимерелү белән бәйле кайгыгызны уртаклашам», — дигән Рөстәм Миңнеханов үз мөрәҗәгатендә.

«Һәлак булучылар өчен тирән кайгы кичерәм, аларның туганнарына һәм якыннарына теләктәшлек һәм кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерүне сорыйм, зыян күргән кешеләрнең тизрәк савыгуын телим», — дигән ул.

Моннан тыш, Измир провинциясе губернаторы Явуз Селим Кешгер һәм Измир шәһәре мэры Тунча Сойерга да кайгы уртаклашу сүзләре юлланган, дип хәбәр итә Лилия Галимова.

«Һәлак булганнарның гаиләләренә һәм якыннарына ихлас кайгы уртаклашу һәм теләктәшлек сүзләрен җиткерүегезне сорыйм. Барлык зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын телим. Тугандаш төрек халкы белән бергә тирән кайгырам», — диелгән провинция губернаторына җибәрелгән телеграммада.

Төркиянең көнбатыш яр буйларында, Измирдан ерак түгел 7,0 магнитудалы җир тетрәү булган. Гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар агентлыгы мәгълүматлары буенча, ким дигәндә 24 кеше үлгән һәм 804 кеше җәрәхәтләр алган. Коткару эшләре дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100