Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Татарстанда чикләү чаралары Covid вазгыятен контрольдә тотарга ярдәм итә
Прививка кампаниясе вакытында Татарстанда 825 824 кеше вакцина ясаткан.
(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 йоктырган кешеләрнең саны арту 0,22 процент дәрәҗәсендә тора. Мондый күрсәткечләр республикада вируска каршы көрәш өчен күрелгән чараларның вәзгыятьне контрольдә тотарга мөмкинлек бирүе турында сөйли. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
«Без кабул иткән чаралар вазгыятьне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Барыннан да элек Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәү турында сүз бара. Шулай ук Эчке эшләр министрлыгы да зур эш алып бара», — диде ул.
Үзеңне һәм якыннарыңны коронавирустан саклау өчен төп мөмкинлек — бу вакцинация, диде республика җитәкчесе. Аның уңышлы узуы өчен республикада барлык шартлар да тудырылган. Вакциналарның яңа партияләре даими рәвештә кайтарыла, дүрт төрле препарат сайлап алырга мөмкин.
«Эш бара. Кичә тагын 12,5 мең кеше прививка ясатты. Иң мөһиме — вакциналар җитәрлек, аларның дүрт төре, сайлап алу мөмкинлеге бар. Бөтен вакциналар буенча да уңай нәтиҗәләр генә күзәтелә», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Прививка кампаниясе вакытында Татарстанда 825 824 кешегә вакцина ясатты.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, соңгы тәүлектә республикада 55 кеше ковид йоктырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз