news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов видеоконференция режимында Татарстан Инвестицион совет утырышын уздырды

Совет эше кысаларында биш инвестицион проект каралды, шуларның икесе дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында тормышка ашыру планлаштырыла.

Миңнеханов видеоконференция режимында Татарстан  Инвестицион совет утырышын уздырды
tatarstan.ru

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында Татарстан Инвестицион советы утырышын үткәрде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без очрашкан кыенлыкларга карамастан, инвестицияләр җәлеп итү һәм республикада яңа проектларны гамәлгә ашыру — өстенлекле бурычларның берсе», - диде Рөстәм Миңнеханов, утырышны ачып.

Совет кысаларында 5 инвестицион проект каралды, шуларның икесе дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында тормышка ашыру планлаштырыла.

 «Техно Про» ҖЧҖ генераль директоры Айдар Нигъмәтуллин авыл хуҗалыгы махсус техникасы, шулай ук сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен махсус техника җитештерү проекты турында сөйләде. «Бу яхшы идея. Иң мөһиме - бу базарда конкурентлы булырга кирәк. Без, үз чиратыбызда, сезгә ярдәм итәчәкбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Төбәкләрне газлаштыру программаларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү максатында  саклау, транспортировкалау һәм регазификация өчен  ярымприцеп-цистерналар әзерләү проекты турында «Колуман Рус» ҖЧҖ башкарма директоры Али Йалчын сөйләде.

Киләсе проект полимерлар җитештерү буенча биозавод төзүгә багышланган иде, анда 170 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла. Яңа производствоны Буа һәм Чүпрәле районнарында булдыру карала.

Аннары дәүләт- хосусый җитештерү кысаларында тормышка ашыруга тәкъдим ителгән проектлар каралды. «Чебешләр»  коррекция үзәге директоры Руфинә Әдилҗанова аутистик спектрдагы авыру балалар өчен тернәкләндерү үзәге төзелеше проекты турында сөйләде. ТР Президенты   реабилитация үзәгенә республикада ихтыяҗ булачагын әйтте һәм проектка ярдәм итәргә чакырды.

«Глэмпинг-проектлар» ҖЧҖ директоры урынбасары Алексей Романов Биектау районы территориясендә глэмпинг-комплекс төзү проектын тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов проектны хуплады, аның республика эчендә экотуризм үсешенә уңай йогынты ясавын билгеләп үтте.

Соңыннан советта катнашучылар сәүдә үткәрмичә генә җир кишәрлеген арендага алырга дәгъва итүче инвестицион проектларны карадылар һәм хупладылар. Бу - «Яшел Үзән» индустриаль паркын үстерү проекты, республика территориясендә газ-мотор ягулыгы базарын һәм газ заправкасы инфраструктурасын үстерү проекты, шулай ук Чаллыда спорт-сәламәтләндерү комплексы төзелеше проекты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100