Фәрит Мөхәммәтшин: “Түләүле балык тоту белән бергә, бушлае да булырга тиеш”

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның унҗиденче сессиясе нәтиҗәләре буенча матбугат очрашуында журналистларның сорауларына җавап бирде

(Казан, 31 март, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның унҗиденче сессиясе нәтиҗәләре буенча матбугат очрашуында журналистларның сорауларына җавап бирде.
Спикер “Балык тоту һәм су биологик ресурсларын саклау турында” федераль законга кертелгән, шау-шу тудырган тәкъдимнәргә карата үз фикерен белдерде. “Иң элек бөтен шартлар тудырылырга: кемпинглар төзелергә, куркынычсызлыкны тәэмин итәргә, сулык хуҗаларының мөмкинлекләреннән чыгып, балык үрчетелергә тиеш. Шуннан соң гына балык тотуны түләүле итү турында сөйләшеп була, - дип, Фәрит Мөхәммәтшин парламентарийларның позициясен җиткерде. – Шул ук вакытта бушлай балык тоту да булырга тиеш”.
Аның сүзләренә караганда, бу мәсьәләгә кагылышлы документны ТР Хөкүмәте әзерләргә тиеш. “Әгәр ул андый булмый икән, без әлеге мәсьәләләрне законнар ярдәмендә җайга сала алабыз”, - диде парламент башлыгы. Фәрит Мөхәммәтшин искә төшереп үткәнчә, балык тотуга кагылышлы мәсьәлә Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты һәм парламентның авыл хуҗалыгын үстерү буенча республика программасы үтәлешенә күзәтчелек итүче комиссиясенең уртак утырышында каралган иде.
“Мин үзем дә балык тотарга яратам. Әлеге новацияләр беркемнең дә күңеленә хуш килми”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Түләүле балык тоту өчен бернинди шартлар да тудырмыйча, акча җыярга омтылышның дөрес булмавын белдереп.
Ул, Татарстанның алдагы биш елга социаль-икътисади үсеш программасын өченче укылышта кабул ителгәнлеген әйтеп, парламентарийларның әлеге документтагы амбициоз планнарны тормышка ашыруда башкарма хакимияткә төрле яклап ярдәм күрсәтергә әзер булуын хәбәр итте. “Программадан башка яшәп булмый, куелган максатларны үтәргә омтылырга кирәк. Әлеге программаны үтәү көч, тырышлык таләп итә. Иң беренче чиратта - Хөкүмәттән, муниципаль берәмлекләрдән һәм республика Президентыннан. Без, закон чыгаручылар, Хөкүмәтнең бу программаны тормышка ашыру буенча эшчәнлеген куәтләп җибәрергә әзер”, - диде спикер.
“Без шулай ук программаның үтәлешен контрольдә тоту буенча җаваплылыкны үз өстебезгә алдык. Башкарма хакимият парламент алдында ел саен хисап тотып кына калмаячак, профиль комитетларында программаның аерым блоклары һәм юнәлешләре каралачак”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.