ДЦП белән авыручы 13 яшьлек Владиславка Рөстәм Миңнеханов исеменнән таган бүләк иттеләр

Банцыревлар гаиләсенә бүләкне Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тапшырды.
(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Бүген иртән  Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ДЦП белән авыручы 13 яшьлек Владислав Банцыревка Татарстан Президенты исеменнән тагын тапшырды.Владислав Банцырев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәйрия “Теләкләр чыршысы” кысаларында хыялларын тормышка ашырган балаларның өченчесе булды. “Татарстан Президенты Владикның хыялын тормышка ашырып, гаиләгә таган бүләк итте. Бу әйбәт бүләк дип уйлыйм. Җәй көне таган урнаштырылачак”, - диде Эльмира Зарипова.Бүген иртән Банцыревлар гаиләсендә министрны 13 яшьлек Владиславның әнисе Ольга Банцырева, әбисе Татьяна Ивановна һәм алты яшьлек сеңелесе Дарья каршы алды. Әнисе Владиславта балалар церебраль параличы (ДЦП) булуын әйтте. Ул күп операцияләр кичергән, хәзер Казанда реабилитация уза.“Кунакка барсак, Владикны таганнан төшереп булмый. Гел каядыр барып булмый, шуңа да таган сорадык”, – дип аңлатты әни кеше. Гаилә, Владислав саф һавада күбрәк булсын өчен, ике ел элек Авиатөзелеш районыннан Салмачы бистәсенә шәхси йорт алып күченгән.Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы шулай ук Рөстәм Миңнеханов исеменнән өй формасындагы торт һәм үзеннән тәм-томнар бүләк итте.