Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Иннополисны комплекслы төзү буенча киңәшмә уздырды
Фән шәһәре территориясендә бизнесны үстерү, укыту һәм уңайлы яшәү өчен кирәкле инфраструктура булдырылган.
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис ИТ-шәһәрен перспективалы комплекслы төзү буенча киңәшмә уздырды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Иннополис үсүен дәвам итә. Фән шәһәре территориясендә бизнесны үстерү, укыту һәм уңайлы яшәү өчен кирәкле инфраструктура булдырылган. Киләчәктә дә «Иннополис» МИЗның сәнәгать һәм логистика потенциалын үстерү, шулай ук торак төзелешен дәвам итү планлаштырыла.
Киңәшмәдә катнашучылар торак тапшыру һәм шәһәр тирәлегенең сыйфатын яхшырту, офислар һәм фәнни-җитештерү үзәкләре төзү, шулай ук сәүдә урыннары һәм күңел ачу мәйданчыкларын үстерү буенча кайбер проектларны карадылар.
Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары — ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Иннополис Университетының Күзәтүчеләр советы әгъзасы Николай Никифоров, «Иннополис» МИЗ вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз